Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда - “Чит телләргә өйрәтүдә тел һәм ил үзенчәлекләрен исәпкә алу” курслары
Ул чит тел укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары буларак карала
(Казан, 9 март, “Татар-информ”). ТР Мәгарифне үстерү институтының чит телләрне укыту кафедрасы агымдагы елның 5-23 апрель көннәрендә бюджет нигезендә чит тел укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары уздыра. Курслар “Чит телләргә өйрәтүдә тел һәм ил үзенчәлекләрен исәпкә алу” проблемасы буенча этаплап оештырыла.
Беренче этап дистанцион рәвештә үткәрелә һәм “Чит тел укытучыларын тел ягыннан камилләштерү” дип атала. Чираттагы этапка эләгү өчен, дистанцион курсны уңышлы узу зарур. Икенче этап теория һәм методология мәсьәләләренә багышлана. Өченче өлештә исә - стажировка мәйданында тел һәм илне өйрәнү материалы белән эшләү методикасын үзләштерү, дүртенчедә – проектларны яклау һәм Бердәм дәүләт имтиханы форматында тест узу каралган. Бу хакта институтның рәсми сайты хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз