news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чит илләрдәге ватандашларны борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар

Бүген Казанда “Россия Федерациясендә яшәүче милләтләрнең чит ил диаспоралары: тарихи Ватан белән үзара бәйләнеш тәҗрибәсе” дигән темага түгәрәк өстәл узды

(Казан, 6 ноябрь, “Татар–информ”, Нина Нарыкова). Бүген Казанда “Россия Федерациясендә яшәүче милләтләрнең чит ил диаспоралары: тарихи Ватан белән үзара бәйләнеш тәҗрибәсе” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Анда федераль хакимият органнары һәм Россия төбәкләре вәкилләре генә түгел, чит ил кунаклары да катнашты.
Татарстан җитәкчелеге исеменнән түгәрәк өстәлдә катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде. Аның фикеренчә, безнең ватандашларыбыз чит илләрдә очраша торган төп проблемаларның берсе – диаспора һәм җәмгыятьләр кысаларында рус һәм милли телләрне саклау мәсьәләсе. “Мәгълүмат алмашу мөмкинлекләрен саклау аеруча мөһим – моны гаммәви мәгълүмат чаралары ярдәмендә эшләргә мөмкин. Әлбәттә, бу уңайдан Интернетның ролен дә онытмаска кирәк”, – дип саный Римма Ратникова.
Әлеге һәм башка проблемалар, аларны хәл итү алымнары хакында 1–2 декабрь көннәрендә Мәскәүдә фикер алышыначак – анда ватандашларның III Бөтендөнья конгрессы уза. Конгресска чит илләрдән 550 делегат һәм Россия төбәкләреннән шул ук санда вәкилләр киләчәк. Бу хакта бүген чит илдәге ватандашлар эшләре буенча Хөкүмәт комиссиясенең җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Чит илдәге ватандашлар эшләре департаменты директоры Александр Чепурин хәбәр итте.
Бөтендөнья конгрессы өч елга бер тапкыр үткәрелә. Проблемалар хакында фикер алышу мәйданчыклары төбәкләр дәрәҗәсендә дә оештырылган – мисал өчен, Татарстанда биш елга бер мәртәбә Бөтендөнья татар конгрессы җыела. “Диаспора вәкилләренә ярдәм итәргә кирәк – алар милли телләрдәге дәреслекләр белән тәэмин итү, курслар үткәрү һәм башкалар белән шөгыльләнә. Бу – партнерлыкның нигезе, чөнки барлык проблемаларны да югарыдан хәл итү мөмкин түгел”, – диде Александр Чепурин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100