news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чит ил журналистларын кубыз белән таныштырдылар

Кубыз остасы Илдар Гыймадиев әлеге эш белән биш ел чамасы шөгыльләнә.

Казанда чит ил журналистларын кубыз белән таныштырдылар
Михаил Захаров

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанда IT-паркта футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә чит ил журналистларын кубыз белән таныштырдылар. Кунакларга музыкаль уен коралын ясау тарихы турында сөйләделәр, кубызда уйнау буенча мастер-класс та оештырдылар. 

"Татарстан осталары” мастер-классы ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм милли-сәнгать халык һөнәрләре комитеты белән берлектә уздырылды. 

Авыз кубызы ясау остасы Илдар Гыймадиев әлеге уен коралының берничә төрен тәкъдим итте.

  • Балалар һәм әлеге уен коралында яңа уйнарга өйрәнүчеләр өчен ул җиз һәм корыч пружинадан ясала. Профессиональ сәнгать уен коралы итеп ясаганда, тутыкмас корыч файдаланыла. Ул, вибрациясе озаккарак җитсен өчен, махсус эшкәртелә.

“Авыз кубызы гадәти булмаган музыка чыгара, бу тавыш башка уен коралларыннан аерылып тора, - дип сөйләде Илдар Гыймадиев. - Әлеге коралның теленә бармак белән генә бассаң – ул тавышсыз. Музыка чыгару өчен кешенең сулышы кирәк. Кубыз тешләргә беркетелеп, иреннәр белән ныгытыла. Үпкәдән килгән һава агымы әлеге уен коралына эләгеп, матур тавыш чыгара".

Авыз кубызыннан чыккан тавыш ничек сулауга да бәйле, диде оста.

“Әгәр борын белән суласагыз, бер төрле тавыш чыга. Авыз белән сулыш алганда, бөтенләй икенче төсмерле музыка. Әгәр сулышны тоткарлап, тамакны әз генә киеренке халәттә тотсак, шулай ук тавыш үзгәрә. Уйнаганда без бу үзгәрешләрне үзебезнең тәнебездә тоябыз. Бу бик кызыклы. Галимнәр фикеренчә, кубызда уйнаганда кеше үз тәнен өйрәнә ала. Әлеге уен коралында күптәннән уйнаган осталар тәннәрендәге вибрацияне контрольдә тота ала, хәтта шул юл белән теге яки бу авыруны да дәваларга була, диләр”, - дип сөйләде оста журналистларга.

Илдар Гыймадиев – белеме буенча финансист. Әлеге уен кораллары бизнесына ул биш еллап элек керешкән. Ул иң элек кубызларны осталардан алып, арадашчы сыйфатында сата башлаган. Бер ел элек үзе дә шушы авыз кубызын ясауга керешкән. Моның өчен махсус команда да туплаган.

“Бер уен коралын ясау өчен уртача ике сәгать вакыт китә. Һәр оста башка осталарның үрнәген кабатламыйча, үзе өр-яңа сәнгать әсәре тудыра. Мәсәлән, мин үзем әлеге авыз кубының телен кулдан эшкәртәм. Шуның нәтиҗәсендә уникаль тавыш барлыкка килә. Ясый башлаганда, ялгышлыклар да булды. Мин теләгәнчә килеп чыкмады, беренче партиядә сыйфатсыз кораллар “туа” торды. Аларның тавышлары да тонык, саңгырау иде. Билгеле, бу мине канәгатьләндермәде. Шуннан соң мин хаталана-хаталана, тәҗрибәләр ясый-ясый, тагын бер ел буе өйрәндем, корычның төрле төрләре белән эшләү күнекмәләре булдырдым. Баштагы мәлләрдә башка уен коралларыннан “күчереп” ясаган вакытлар да булды. Соңрак исә үземнекен эшли башладым. Шулай итеп, үземнең уникаль тавышымны таптым”, - ди кубыз остасы.

  • Авыз кубызы ясау буенча Россиядә йөзләгән оста бар.

“Бәхеткә, авыз кубызы ясый торган заводлар юк. Чөнки әлеге инструментны план белән ясасаң, аның кыйммәте югалыр иде. Без аңа үзебезнең бар күңелебезне, рухыбызны салып ясыйбыз. Ул безне дә иҗади яктан үстерә. Хәтта аның белән уйнаганда да мидитация халәте барлыкка килә”, - диде Илдар Гыймадиев.

Илдар Гыймадиев әлеге сәнгатькә дөнья буйлап бик күп кешене өйрәткән.

  • Авыз кубызының туган көне һәм ватаны билгеле түгел. Аның кайсы халыкныкы икәнен ачыклау өчен әлегә кадәр эзләнүләр алып барыла. Шулай да аның 5 мең еллар элек үк булганы турында фикерләр бар. Экспедицияләр вакытында әлеге уен коралы дөньяның төрле почмакларында табылган.

“Бу уен коралы халыкара уен коралы санала. Әмма ул күп кенә халыклар мәдәниятендә этник һәм милли корал кулланыла. Авыз кубызы – татар халкының да милли уен коралы булып исәпләнә. Тарихтан күренгәнчә, аның белән күбрәк хатын-кызлар уйнаган. Ул заманнарда хатын-кызларга төрле уен коралларында уйнау рөхсәт ителмәгән. Шулай да кызлар кубызны чәч толымнарына яшереп йөрткәннәр”, - дип тарих белән таныштырды Илдар Гыймадиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100