news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Чит ил студентлары көне" иҗат фестиваленең сайлап алу туры узачак

Анда Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе активистлары да катнаша.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). 26 ноябрь көнне Татарстан халыклар дуслыгы йортында «Чит ил студентлары көне» республикакүләм студентлар иҗаты фестиваленең сайлап алу туры уза. Яшьләр Ассамблеясе активистлары да әлеге күпмилләтле бәйрәмнең катнашучылары булачак. Бу хакта Татарстан халыклар дуслыгы йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль вокал (эстрада, фольклор, академик), бию (эстрада, фольклор, классик, фристайл), театр (Эстрада миниатюралары студентлар театры, нәфис сүз), оригиналь жанр (синхробуффонада, цирк, пантомима, утлар театры), музыка (уен коралларында соло-башкару, уен кораллары ансамбле, вокал-уен кораллары ансамбле, бит-бокс) юнәлешләре һәм номинацияләре буенча уза.
 
Иң талантлылар 13 декабрь «Уникс»та узачак «Чит ил студенты көне» фестиваленең төп кунаклары булачаклар. Номинацияләрдә җиңүчеләргә оештыручылар истәлекле бүләкләр тапшырачак.
 
Фестивальне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәдәният һәм диалог үзәге, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, Татарстанның югары профессиональ белем бирү мәгариф оешмалары оештыра.
 
Фестиваль «2014–2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы, «Россия нациясе бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының милли-мәдәни үсеше (2014-2020 еллар)» федераль максатчан программа кысаларында оештырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100