news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чит ил студентлары өчен «Халыклар дуслыгы» спартакиадасы була

Әлеге чара студентлар арасында рухи бердәмлек һәм милләтара татулык идеяләрен җәелдерүгә юнәлдерелә.

Казанда чит ил студентлары өчен «Халыклар дуслыгы» спартакиадасы була
minmol.tatarstan.ru

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Студентлар арасында рухи бердәмлек һәм милләтара татулык идеяләрен җәелдерүгә юнәлдерелгән «Халыклар дуслыгы» Татарстан Республикасының чит ил студентлары спартакиадасы була. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спартакиада 2019 елның 4 ноябреннән 2020 елның 5 маена кадәр ике этапта үткәрелә: читтән торып һәм турыдан-туры этаплар була.

«Халыклар дуслыгы» нда катнашу өчен югары белем бирү оешмалары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының көндезге уку формасы аспирантлары һәм укучылары рөхсәт ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100