news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чит ил машинасын йөртүче җәяүлене бәрдергән

Хатын-кыз юлны тиешсез урында йөгереп чыкмакчы булган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Казанда автомобиль йөртүчесе пенсионер хатын-кызны бәрдергән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге.

26 октябрьдә 18 сәгать 30 минутта Горьки шоссесында 37 яшьлек «ДЭУ Нексия» автомобиль йөртүчесе юлны җәяүлеләр кичүеннән читтә чыгучы 56 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Нәтиҗәдә, пенсионер баш мие урта дәрәҗәдәге имгәнү белән хастаханәгә озатылган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot