news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чит ил машинасы янган - фото

Янгын 2 квадрат метр мәйданга зыян китергән

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Бүген төнлә Казанда чит ил машинасы янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Гудованцев урамында «Ниссан Жук» автомобиле яна башлаган. Янгын сүндерү хезмәткәрләре санаулы минутларда утны сүндергән.  Зыян күрүчеләр юк. Янгын 2 квадрат метр мәйданга зыян китергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot