news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чит ил машинасы шоферы 72 яшьлек хатын-кызны бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Ямашев проспектындагы 57а йорты ишегалдында килеп чыккан.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы шоферы 72 яшьлек хатын-кызны бәрдергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Кичә көндезге якта «Опель» машинасын идарә иткән 35 яшьлек ир-ат Ямашев проспектындагы 57а йорты ишегалдында, арты белән хәрәкәт иткәндә, 72 яшьлек хатын-кызны бәрдерә.

Нәтиҗәдә, хатын-кызның кулбаш сөяге сына.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100