news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чит ил машинасы пенсионерны бәрдергән

77 яшьлек хатын-кыз юлны тиешсез урында чыккан.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Бүген 9.24 сәгатьтә Казанның Яңа Савин районы «Парк хаус» сәүдә үзәге янында юл-транспорт һәлакәтендә өлкән яшьтәге хатын-кыз зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Тиешсез урында юл аша чыкканда 77 яшьлек хатын-кызны «Киа» автомобиле бәрдергән. Пенсионерның баш мие селкенгән булырга мөмкин, ул хастаханәгә озатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100