Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда чит ил экспертлары катнашында травматология буенча мастер-класслар уза
Экспертлар тарафыннан үткәрелә торган операцияләрнең видеотрансляцияләре оештырыла
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге белән хезмәттәшлектә һәм Республика клиник хастаханәсе теләктәшлегендә чит ил экспертлары катнашында травматология буенча мастер-класс оештыра.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 12-13 ноябрь көннәрендә Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә Республика клиник хастаханәләренең операцияләр ясау бүлмәсеннән экспертлар тарафыннан үткәрелә торган операцияләрнең видеотрансляцияләре оештырыла.
Мастер-класслар уздыру өчен Алманиянең Мюнхен шәһәренең Техник университетының Rechts der Isar травматология клиникасы һәм сырхауханәсе җитәкчесе, профессор Питер Биберталер, Испаниянең Барселона шәһәрендә Кирон Текнон клиникасының спорт медицинасы өлкәсендә 20 еллык стажы булган ортопед һәм травматолог, доктор Алекс Видаль, шушы ук клиниканың ортопеды һәм травматологы, профессор Серджио Балаге Гонсалес чакырылган.
Ортопед, травматологларның компетенцияләрен арттыруга, шулай ук Татарстан һәм Ауропаның әйдәп баручы клиникалары белгечләре белән партнерлык мөнәсәбәтләре үсешенә, тәҗрибә алмашуга юнәлдерелгән белем бирү проекты киләчәктә сәламәтлек саклау өлкәсендә белгечләр һәм экспертларның очрашуына бер сәбәп булачак.
Мастер-класста Россия төбәкләре сәламәтлек саклау учреждениеләре травматологлары һәм ортопедлары катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз