news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чит ил автомобиле «зебра»да ике яшьлек сабыйны бәрдергән

Юл һәлакәте кичә көндез Ибраһимов проспектындагы 44нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Казанда чит ил автомобиле «зебра»да ике яшьлек сабыйны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл һәлакәте кичә көндез Ибраһимов проспектындагы 44нче йорт каршында килеп чыккан. «Мазда» автомобилен йөртүче 33 яшьлек ир-ат җәяүлеләр кичүе буйлап юл аша чыгып барган хатын-кыз белән баланы бәрдергән.

Сабый төрле тән җәрәхәтләре алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot