news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автомобиль, юлдан читкә чыгып, баганага килеп бәрелгән

Юл һәлакәте бүген иртән Петр Витер урамында булган.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда чит ил автомобиле, юлдан читкә чыгып, баганага килеп бәрелгән, шоферны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте бүген иртән Петр Витер урамында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «КИА» автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә чыккан һәм баганага килеп сыланган.

Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган шоферны хастаханәгә алып киткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100