news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чит ил автомобиле юл аркылы йөгереп чыккан кызны бәрдергән

Фаҗига кичә кичке уннар тирәсендә Ижевская урамында булган.

Казанда чит ил автомобиле юл аркылы йөгереп чыккан кызны бәрдергән
соцсети

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда чит ил автомобиле караңгыда юл аркылы йөгереп чыккан кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авария кичә кичке уннар тирәсендә Ижевская урамында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Мазда» автомобилен идарә итүче 18 яшьлек егет имин тизлек сайламаган һәм тиешсез урында юл аркылы чыккан 26 яшьлек кызны таптаткан.

Җәяүлене бәрдергәннән соң, чит ил автомобиле юлдан читкә чыгып киртәгә килеп сыланган. Нәтиҗәдә, 26 яшьлек кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot