news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Чиста уеннар” экоквесты - чүп җыю ярышлары була

Командалар 2-3 сәгать эчендә чүп-чар җыеп, шуның күләменә карап баллар туплаячак.

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). Иртәгә, 4 августта, Казан шәһәренең Түбән елга аръягында “Чиста уеннар” экоквесты була. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Уенда катнашучыларга әйләнә-тирә мохитне саклауга үзләренең өлешен кертү һәм чүпне аерып җыю нигезләрен өйрәнү мөмкинлеге бирү өчен оештырыла.

Командалар 2-3 сәгать эчендә билгеле бер территориядә чүп-чар җыеп, баллар туплаячак. Шушы балларны алга таба чистарту-җыештыру өчен өстәмә кирәк-ярак алуда файдаланырга мөмкин булачак.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак, ә инде җыелган чүп-чар эшкәртүгә җибәреләчәк. Капчыклар һәм перчаткалар урында өләшенәчәк.

Уенда катнашу өчен https://cleangames.ru/events/kazan4 сайтында теркәлергә кирәк. 14 яшькә кадәрге балалар бары тик олылар озатуында гына катнаша ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100