Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда "Чиста караш" конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды
Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министр Артем Сидоров һәм танылган шахматчы Анатолий Карпов катнашты
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген Казанда яшьләр арасында социаль экологик реклама буенча "Чиста караш" республика ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Жюри эше нәтиҗәләре буенча видеоролик, кыска метражлы фильм, гаджетка төшерелгән видео, социаль плакат һәм фотохезмәтләр номинацияләре буенча 15 эш иң яхшысы дип табылган.
Бүләкләү тантанасында катнашкан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сүзләренчә, хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсе бик актуаль, ә мондый конкурслар яшьләрдә әйләнә-тирә мохитне чиста саклау гадәтен булдыруга ярдәм итә. Аның фикеренчә, "Чиста караш" конкурсы өлкәннәргә балалар күзлегеннән хәлләрнең чынлыкта ничек торышын күрү мөмкинлеге бирә. Ул Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына әлеге башлангыч өчен рәхмәт белдерде. Аннары ул "Социаль ролик" номинациясендә җиңгән Алтай краеның Усть-Калманка авылы кызы Марина Ясеневага бүләк тапшырды.
"Яшел Россия" гомумроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте президенты, шахмат буенча 12нче дөнья чемпионы, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов фикеренчә, мондый конкурслар анда катнашучыларда әйләнә-тирә мохиткә аерым караш формалаштыруга ярдәм итә. "Андый чараларда катнашучылар беркайчан да чүпләмәячәкләр һәм аларда әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш булачак", - дип ассызыклады ул.
Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров сүзләренчә, "Чиста караш" ачык республика конкурсы инде өченче тапкыр уза. Әлеге вакыт аралыгында ул шактый танылып өлгергән, катнашырга теләп гариза бирүчеләр саны арта, ел саен конкурсның географиясе киңәя, күбрәк төбәкләр катнаша. "Быел Россиянең 53 субъектыннан 1 меңгә якын эш тәкъдим ителде. Бу бик күп һәм без алга таба эшләр тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез", - диде ул.
Сүз уңаенда, узган ел экспертлар хөкеменә тәкъдим ителгән эшләр 600гә кимрәк булган. Быел конкурс материаллары саны буенча Төмән, Волгоград, Иркутск, Камчатка, Мәскәү, Мурманск, Чиләбе, Пенза, Уфа, Сарытау, Ханты-Манси, Санкт-Петербург, Чувашстан, Чиләбе һәм Татарстан лидер булган. Беренче тапкыр Коми, Адыгея һәм Әрмәнстаннан эшләр тәкъдим ителгән.
Гаризалар ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, «Связьинвестнефтехим» ААҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе Кафил Әмиров, "Яңа гасыр" ТРК ААҖ генераль директоры Илшат Әминов, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов, "Казан" ТРК генераль директоры Мәдинә Тимерҗановалар кергән эксперт советы тарафыннан каралган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 15 кеше диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алды. Ярославльдән Станислав Яблоков (социаль плакат), Алтай краеннан Марина Ясенева (социаль видеоролик), Алабугадан Айдар Хуҗиәхмәтов (кыска метражлы фильм), Чаллыдан Ренат Гафуров (гаджетка төшерелгән видео) үз номицияләрендә җиңүче булды. Ярославльдан Юлия Алексашова, Ольга Кулакова һәм Ольга Кулибиналарның эше «Фотохезмәт» номинациясендә беренче дип табылды.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз