news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чираттагы урам чатында сулга борылу тыелган

Юл хәрәкәтен оештыруга үзгәрешләр 22 октябрьдән үз көченә керде

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Восстание - Коләхмәтов урамнары кисешкән урында сул якка борылу тыелды, дип хәбәр итә бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге. 

Бу, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, үткәрүчәнлек мөмкинлеген арттыру һәм "бөке"ләр тууны киметү максатында эшләнгән.

Юл хәрәкәтен оештыруга үзгәрешләр 22 октябрьдән үз көченә керде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot