news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чираттагы температура рекорды куелды

Алдагы абсолют максимум Татарстан башкаласында биш ел элек 12 мартта теркәлгән булган.

Казанда чираттагы температура рекорды куелды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Казанда тагын бер температура рекорды куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кичә, 12 мартта, «Казань-опорная» метеостанциясендә термометрның терекөмеш баганасы 8,4 градуска кадәр, Казан-Аэропорт авиация станциясеннән 8,1 градуска кадәр, ә Казан – Сокол авиация станциясеннән 9,0 градуска кадәр күтәрелде.

Бу көннең алдагы абсолют максимумы 2015 елда ирешелгән иде - Казан метеостанциясендә ул вакытта температура +6,0 градус тәшкил иткән иде, дип аңлата синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot