news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чираттагы күпфункцияле бизнес үзәге ачыла

Үзәктә бизнес өлкәсендә 190 юнәлештә хезмәт күрсәтеләчәк.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген көннең беренче яртысында Казанда чираттагы күпфункцияле бизнес үзәге ачылачак. Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр, дип көтелә. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшмәкәрлек буенча яңа үзәк Татарстан башкаласы үзәгендә – Петербург урамындагы Сбербанк бинасында урнашкан.

Үзәктә бизнес өлкәсендә 190 юнәлештә хезмәт күрсәтеләчәк. Бу – эшмәкәрлек эшчәнлеген тиешле таләпләр буенча алып бару буенча консультацияләр, бизнес эшчәнлеген теркәү, документлар тутыру һ.б мәсьәләләрдә хезмәт күрсәтү булачак.

Беренче күпфункцияле мондый үзәк Татарстанда 2016 елда ачылган иде. Хәзер республиканың һәр районында эшмәкәрлек алып бару юнәлешендә хезмәт күрсәтелә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Төбәк лизинг компаниясе офисын ачуда катнашачак. Әлеге офисны ачу – “Эшмәкәр йорты” проектының икенче этабын гамәлгә кую булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot