news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чиратта торучылар арасында конфликт килеп чыкканнан соң тикшерү үткәрелә

Полицейскийлар конфликтның сәбәпләрен ачыклый.

Казанда чиратта торучылар арасында конфликт килеп чыкканнан соң тикшерү үткәрелә
кадр из видео

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Полиция хезмәткәрләре Казанда YEEZY 500 кроссовкалары алу өчен чиратта торучыларның үзара сугышып китүе турындагы хәбәрдән соң тикшерү үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл Щапов урамында кибет янында килеп чыккан. Биредә яңа аяк киеме сатып алырга теләүчеләрдән озын гына чират хасил булган. Кайсыдыр мизгелдә потенциаль сатып алучылар үзара сугышырга керешкән.

Конфликтның сәбәпләре турында рәсми мәгълүмат булмаса да, социаль челтәрләрдән файдаланучылар гадәттән тыш хәлнең Кытай гражданнары һәм Казанда яшәүчеләр (соңгылары чиратсыз гына үтәргә теләгән) арасында килеп чыгуы хакында хәбәр итә.

Агентлыкның үз чыганагы мәгълүматлары буенча, кибет администрациясе полиция чакырткан.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Полицейскийлар конфликтның сәбәпләрен ачыклый.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100