Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда чирәмдәге хоккей буенча Россия Спартакиадасының финалы узачак
Ярышларда 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 22 июль, "Татар-информ"). 2-9 августта Казанның Чирәмдәге хоккей үзәгендә IV Россия яшьләр җәйге чирәмдәге хоккей буенча Спартакиадасының финалы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларда 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар аерым-аерым катнаша. Егетләрдән дә, кызлардан да - 10ар команда, 5әр командадан торган икешәр кече төркемгә бүленеп уйный.
Төркем этабыннан соң һәр кече төркемнән ике команда ярымфиналга чыга. Ярышлар Чирәмдәге хоккей үзәгенең ике уен кырында үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз