news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда чирәмдәге хоккей буенча Халыкара турнир узачак
Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясе башкарма комитеты утырышында әнә шундый карар кабул ителде
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, “Татар–информ”). ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер–министрының беренче урынбасары, ТР Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов рәислегендә Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясе башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта башкарма комитет әгъзалары, Россия Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Сергей Чеченков, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, ТР “Динамо” физкультура–спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Салават Гайсин, ТР эчке эшләр министры урынбасары, “Динамо–Казан” чирәмдәге хоккей клубы вице–президенты Фоат Зиннуров, шулай ук Казанның “Динамо–Казан” һәм “Динамо–Идел” осталар командалары баш тренерлары Араик Маргарян һәм Сергей Чернов, клуб, “Динамо” олимпия резервындагы балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм олимпия резервындагы училище җитәкчеләре катнашты.
Утырышта катнашучылар күп кенә мәсьәләләр, шул исәптән хатын–кызлар командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча Челендж 2 Чакыру Кубогы ярышларын, иң көчле ир–ат һәм хатын–кыз командалары арасында 2011 елда Ауропа чемпионатын үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Киңәшмәне ачып, Борис Павлов Казанның 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукы өчен көрәштә җиңүе һәм әлеге ярышларның программасына чирәмдәге хоккей уенын кертү яктылыгында ТР Чирәмдәге хоккей федерациясе алдында яңа бурычлар куелуы хакында искәртте. Быелның 21–27 июнь көннәрендә Казанда хатын–кызлар командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча Челендж 2 Чакыру Кубогы ярышларын үткәрү күздә тотыла. Турнирда иң көчле 8 команда (Бельгия, Ирландия, Чили, Голландия Антиль утраулары, Һиндстан, Украина, Канада һәм Россия) катнашачак.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Казанда быелның җәендә Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей Федерациясе Кубогына Халыкара турнир үткәрү турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot