Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда чик сакчыларының тантаналы митингы узды
Чара барышында "Казан"халыкара аэропортының чик буе хезмәткәрләренә Мактау кәгазьләре тапшырылды.
(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Бүген Казанның Горький исемендәге үзәк паркында чик сакчыларының тантаналы митингы узды. Бәйрәм чарасы Мәңгелек ут янында оештырылды.
Тантанага килүчеләрне республикадагы чик сакчыларының тарихы белән Федераль куркынычсызлык хезмәтенең чик буе хезмәтенең ветераннар советы рәисе, запастагы полковник Ринат Гыймадиев таныштырды.

Чара барышында "Казан" халыкара аэропортының чик буе хезмәткәрләренә Мактау кәгазьләре дә тапшырылды.

Митинг тәмамлангач, һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз