news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Черек күл янә хәйрия мәйданчыгына әвереләчәк

Спорт инвентарен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга җыеп тапшырылачак.

Казанда Черек күл янә хәйрия мәйданчыгына әвереләчәк
Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). 16 февральдә, җомга көнне, Казанда Черек күл паркы территориясендә янә хәйрия акциясе үткәреләчәк. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар бары шугалакка килеп кенә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында тәрбияләнүчеләр өчен ярдәмнәрен күрсәтә алачак. Спорт инвентарен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга җыеп тапшырылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Добрая Казань” проекты кысаларында уза торган әлеге акция шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора һәм ул хәйриячелек культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot