news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Черек күл" шугалагы 8 гыйнварга кадәр ябылды

Шушы уңайдан бүген бозда булырга тиешле мастер-класс та башка вакытка күчерелә.

Казанда "Черек күл" шугалагы 8 гыйнварга кадәр ябылды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда “Черек күл” шугалагы 8 гыйнварга кадәр ябылды. Боз мәйданчыгы техник сәбәпләр аркасында, кар күп яву сәбәпле, эшләми, дип җиткерә “Татарстан парклары һәм скверлары” дирекциясе. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Шушы уңайдан бүген бозда 17.00 сәгатьтә булырга тиешле мастер-класс та күчерелә. “Черек күл” шугалагы 8 гыйнварда ачылыр һәм 9.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләр, дип планлаштырыла.

Искәртеп үтик, Казан парклары һәм скверларында “Паркларда кыш” программасы дәвам итә. “Черек күл” шугалагында 7 гыйнварда 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр “О” гаилә спектаклен, Горки-Әмәт урманында 15.00 сәгатьтә, “Калейдоскоп” паркында 17.00 сәгатьтә, “Крылья Советов”та 19.00 сәгатьтә “Ак тылсымчылар” урам театры тамашасын күрергә була.

Горький исемендәге ял паркында 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр К.Тинчурин театры, 16.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр “Сдвиг” театр студиясе Яңа ел программаларын тәкъдим итә.

Лядский бакчасында Кыш бабай һәм Кар кызы балаларны 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр көтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100