news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өченче тапкыр - Интернет аша республика ата-аналар җыелышы уздырылды

Яңа проект 2017 елның ноябрендә башланган иде.

Казанда өченче тапкыр - Интернет аша республика ата-аналар җыелышы уздырылды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә, 19 гыйнварда, балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы буенча Республика ата-аналар интернет-җыелышының өченче утырышы узды.ТР Мәгарифне үстерү институты ректорының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча урынбасары Вера Герасимова ата-аналарга балалар белән Интернетның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Ата-аналар утырышының темасы – “Баланың виртуаль тормышы: Интернет – дусмы яки дошманмы?”. Балаларны социаль челтәрләрдә төрле төркемнәр аша тискәре мавыгулардан сакларга кирәк, диде республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

“Кызганычка, Татарстанда фаҗигале очраклар булып торуын күрәбез. Бер бала үз теләге белән гомерен өзгән, икенчесе 8нче каттан сикергән, бәхеткә, исән калган, әмма хастаханәдә, - диде ул. – Кайчакта ата-ана мәхәббәтен социаль челтәрләр алыштыра. Билгеле булганча, күпчелек бала анда шактый вакытын уздыра. Алар өчен Интернет һәрвакытта да дус түгел, ә кайвакыт хәтта җитди куркыныч та тудыра”.

Ата-аналар интернет-җыелышлары үткәрү - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән республика министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның уртак инициативасы.
16 февральгә билгеләнгән киләсе утырыш “Баланың виртуаль тормышы: Интернет-уеннар турында белергә кирәкме?” дигән темага багышланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100