news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Чемпионат вакытында туризм өлкәсендә 11 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән

Ярышлар вакытында Татарстан башкаласында 36 илдән 300 мең турист булган.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрү вакытында туризм өлкәсендә 11 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән, салым 3 млрд сум тәшкил иткән. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында Туризм буенча Дәүләт комитеты урынбасары Лиана Сәетова хәбәр итте.

Ярышлар вакытында Татарстан башкаласында 36 илдән 300 мең турист булган, дип сөйләде докладчы.

«Киләсе елда августта Казанда WorldSkills стандартлары Һөнәри осталыгы буенча чираттагы Дөнья чемпионаты була. Бу чара да киләчәккә туристлык инфраструктурасын һәм сервисын үстерү, аларны дөньякүләм стандартларга туры китерү өчен өстәмә этәргеч булачак», – диде Сәетова.

news_right_1
news_right_2
news_bot