news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Чемпионат уеннарын оештыру һәм үткәрү буенча нәтиҗәләрне 19 июльдә ясыйлар

Рөстәм Миңнеханов Дөнья чемпионатына нәтиҗә ясау буенча республика комитеты эшендә катнашырга ниятли.

Казанда Чемпионат уеннарын оештыру һәм үткәрү буенча нәтиҗәләрне 19 июльдә ясыйлар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Арсений Маврин). Казанда Чемпионат уеннарын оештыру һәм үткәрү буенча нәтиҗәләрне 19 июльдә ясыйлар. Республика комитеты эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашырга ниятли.

«Татарстан башкаласында Чемпионат уеннары үткәрелгән чорда (14 июньнән 6 июльгә кадәр) Казанга 300 мең турист һәм экскурсант килгән», - дип хәбәр итте Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта.

Җанатарлар һәм туристларның һәркайсы диярлек Казан Кремле белән танышкан. 250 мең кеше «Казан Арена» стадионында узган матчларны тамаша кылган.

«Татарстан Президенты Казанда Дөнья беренчелегенең югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтте. Барлык хезмәтләрнең көйле эшләве уеннарны югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирде. Рөстәм Миңнеханов мундиальдә иминлекне тәэмин иткән хокук саклау органнарына аерым рәхмәт белдерә», - дип искәртте Лилия Галимова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100