Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда чемпионат уңаеннан бәяләре арттырылган бер меңгә якын шәхси фатир ачыкланды
Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты классификация үзәкләрендә (шәхси фатирлар аларга карамый) хилафлыклар тапмады.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ». Екатерина Фадеева). Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты муниципаль берәмлекләр белән берлектә 2018 елгы дөнья чемпионаты барган көннәрдә коллектив белән урнаштыру чараларына (аларга кунакханәләр һәм хостеллар керә) классификация үткәрде. Татарстанда классификация узмаган меңгә якын шәхси фатир һәм апартамент исәпләнә.
Классификацияле кунакханәләр һәм хостелларда бәяләр гамәлдәге закон нигезендә көйләнә. Мондый үзәкләрдә бәяләр арттырылмаган, диде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов комитетның коллегия утырышында.
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе искәрткәнчә, шәхси фатирлар һәм апартаментлар классификацияле урнаштыру үзәкләренә карамый. «Аларның кайберләрендә бәяләр чынбарлыктан ерак тора», - диде Сергей Иванов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз