news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Чемпионат кунакларына 1001 ләззәт вәгъдә итәләр

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты кунакларга республиканың туристик потенциалын тулысынча күрсәтергә җыена.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). “Татарстанга сәфәр. 1001 һәм тагын бер ләззәт” стенды бүген Футбол буенча Дөнья чемпионатының Казан шәһәре матбугат үзәгендә тәкъдим ителде. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты кунакларга республиканың туристик потенциалын тулысынча күрсәтергә ниятли. 

IT-парк мәйданында Татарстан китап нәшрияты продукциясе экспозициясен урнаштырган.

Көннең икенче яртысында футбол буенча Дөнья чемпионаты шәһәр матбугат үзәге эше белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин танышты.

Кичке якта Казанга футбол мундиален яктыртырга килгән чит илләр һәм шәһәрләрнең вакытлы матбугат чаралары вәкилләренә башкаланың тарихи өлешен карарга тәкъдим итәчәкләр. Экскурсия барышында кунаклар Иске Татар бистәсендә дә булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot