Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Чемпионат кунаклары өчен мәгълүмати чатырлар эшли башлаячак - С.Иванов
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Министрлар Кабинетында брифингта белдергәнчә, чатырда кунакларга алты телдәге белешмәлек бирелә.
(Казан, 15 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында, 1нче июньнән Казанның биш урынында мәгълүмат бирүче чатырлар эшли башлаячак. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.
Алар башкаланың Бауман урамында, “Ногай” отеле белән янәшә, Үзәк тимер юл вокзалында, Казан Кремлендә, Иске Татар бистәсендә урнашачак. Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чатырларның иртәнге 9.00 дан кичке 21.00 сәгатькә кадәр ачык булачагын әйтте.
“Мәгълүмати чатырларда кунаклар алты телдә махсус белешмәлек һәм юлкүрсәткечләр ала алачак. Анда рус, инглиз, француз, испан, фарсы, немец телләрендә мәгълүмат кертеләчәк. Җанатарлар Татарстанның туристик үзәкләре, җанатарлар өчен фан-зона, матчлар расписаниесе, күңел ачу, сәяхәт кылу урыннары, ашарга кайда нәрсә сатып алу мөмкинлеге турында мәгълүмат таба алачак. Белешмәлектә Казан, Зөя һәм Болгар буенча маршрутлар күрсәтеләчәк”, - диде Иванов.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова Татарстанга чемпионатка килүчеләрнең футбол карарга гына түгел, Татарстан белән танышырга килүләрен билгеләп узды. “Моңа мөһим басым ясыйбыз”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз