news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда челем катнашмаларына каршы көрәш юллары эзләнелде

Бүген “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында челем катнашмалары таралуына каршы торуга багышланган җәмәгать тыңлаулары узды

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында челем катнашмалары таралуына каршы торуга багышланган җәмәгать тыңлаулары узды. Анда Россия наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Хезмәтенең Татарстандагы Идарәсенең профилактика өлкәсендә ведомствоара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Станислав Мансуров, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының наркотикларга каршы эш алып баруны координацияләү бүлеге баш киңәшчесе Илһам Яруллин, РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү хезмәтенең Татарстандагы Идарәсе халыкның туклануын күзәтү бүлеге башлыгы Фәридә Шиһапова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактика ярдәме бүлеге мөдире вазифасын башкаручы Гөлнара Майорова, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты. Җәмәгать тыңлауларын ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Владимир Шевчук алып барды.
Җәмәгать тыңлауларында республикабызның күп санлы киоскларында һәм Интернет аша зарарсыз хуш исле үлән сыйфатында челем катнашмаларын һәм “хуш исле үләннәр”не сату проблемасы, аларның кеше психикасына көчле тәэсире, шундый “спайс” дип атала торган үләннәрне ирекле сатудан юкка чыгару кебек мәсьәләләр күтәрелде. Билгеле булганча, 2007 елдан республикабызның Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренә “зарарсыз” дип аталган хуш исле үләннәр китертелеп сатыла башлады. Аннары Казанда туйганчы “Спайс” тарткан бер егет сигезенче каттагы балконнан сикергәч, челем катнашмаларының кеше психикасына куркыныч тәэсире турында еш сөйли башладылар. Станислам Мансуров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, челем катнашмалары Россия территориясендә ирекле сатыла. Сатуны тыя торган закон юк. Шуңа күрә РФ Җинаять кодексы нигезендә киоск хуҗаларына каршы эш кузгатып булмый. Хуш исле үләннәр наркотикларга хас үзлекләргә ия, кешедә эйфория, галлюцинация китереп чыгара. Шул ук вакытта анда синтетик матдәләрнең кушылган булуы да мәгълүм. Ә бу тагын да куркынычлырак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. “Аурупа, аерым алганда, Алмания, Франция илләре “спайс” дигән челем катнашмаларын инде тыйган. Россиядә баш санитария табибы Геннадий Онищенко андый катнашмалар сатуны тыйса да, һаман да сәүдә нокталарында үләннәр сатылуы дәвам итә. Чөнки бездә әлеге катнашмалар кулланырга, сатылырга һәм сакланырга ярамаган матдәләр исемлегенә керми һәм законда наркотиклар дип табылмый”, - диде Станислав Мансуров. Аның сүзләренчә, агулы челем катнашмаларыннан Яр Чаллыда гына 20 кеше агуланган. Сатучыларны контрольдә тотучы органнар административ җаваплылыкка гына тарта ала. Утырышта әйтелгәнчә, республикабызда челем канашмалары сатыла торган 109 сәүдә ноктасы ябыла, 121 административ хокук бозу турында протокол языла.
Җәмәгать тыңлауларында катнашкан белгечләр, яшьләрне челем катнашмалары таралу афәтеннән саклау максатыннан нинди чаралар күрергә кирәк дигән сорауга җавап табарга тырышты. Алар фикеренчә, ата-аналар, укытучылар, гаммәви мәгълүмат чаралары “спайс”ның җимергеч көче турында даими сөйләргә тиеш. Айрат Зиннуров ассызыклаганча, бу проблеманы закон нигезендә хәл итәргә кирәк. Закон спайсларны наркотик матдәләргә кертергә һәм аларга каршы көрәш ачарга тиеш. Билгеле булганча, хуш исле үләннәр хәзер һәр кешегә үтемле, аны сата торган сәүдә нокталары һәркайда да бар. Синтетик матдәләр кушылган челем катнашмаларын гомумән арзан бәягә дә сату очраклары күбәйде. Җәмәгать тыңлауларында Татарстанның Иҗтимагый палатасы ТР Дәүләт Советына РФ Дәүләт Думасына Россиядә челем катнашмалары таралуын, саклануын һәм сатылуын тыя торган закон кабул итүне сорап мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Шулай ук Иҗтимагый палата Казан шәһәр Думасы депутатларына чираттагы сессия утырышында башкалабызда челем катнашмалары таралуына каршы тору чаралары мәсьәләсен күтәрүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук җәмәгать тыңлауларында катнашучылар ТР Эчке эшләр министрлыгына РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү хезмәтенең Татарстандагы Идарәсе белән берлектә сәүдә нокталарын тикшерергә, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Хезмәтенең Татарстан Идарәсенә челем канашмалары таралу мәсьәләсе хакында ТР Министрлар Кабинетына һәм Республика наркотикларга каршы комиссиясенә даими җиткереп барырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100