news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Чехов базарының металлдан эшләнгән павильоннарын сүттеләр

Шәһәрнең Вахитов районындагы сәүдә объекты реконструкциягә ябылды, эшләр 1,5-2 ел дәвам итәчәк.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда Чехов базарының металлдан эшләнгән павильоннарын сүттеләр. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Хәзер койма белән әйләндереп алынган территориядән чүп-чар калдыкларын чыгаралар.

  • Базар сентябрь аена кадәр гадәти режимда эшләде, аннан аны реконструкция эшләре үткәрү өчен ябалар. Сәүдә объекты җитәкчесе фаразлавынча, эшләр 1,5-2 ел дәвам итәчәк. Иске бина урынында пассажир лифтлары һәм җир асты парковкасы булган катлаулы конструкция төзергә ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot