news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Чаян» журналы күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә соңгы еллардагы иң яхшы карикатураларны күрергә була.

Казанда «Чаян» журналы күргәзмәсе ачылды
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», гадел Әхмәтҗанов). Бүген, Бөтендөнья көлке көнендә, Казанның «KAZAN MALL» сәүдә үзәгендә «Чаян» сатира һәм юмор журналының күргәзмәсе ачылды.

«Журнал чыгару белән генә чикләнеп булмый. Аны халыкка танытырга да кирәк. Аудитория белән элемтәдә булу мөһим. Шуңа күрә безнең алда сәүдә үзәкләрендә шундый күргәзмәләр ачу максаты торды. Киләчәктә бу практиканы дәвам итәчәкбез. Хәзер „Мега“ белән сөйләшүләр бара. Театрларда да күргәзмә оештыруны уйлап карарга кирәк», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә юморга һәм «Чаян» журналына ихтыяҗ үсә.

«Бүгенге көндә „Чаян“ журналына ихтыяҗ артканын сиздек. „Чаян“ — „Татмедиа“ ның иң күп сатыла торган журналларының берсе. Күптән түгел Мәскәүгә 500 нөсхә җибәрдек. Узган айдан журнал бөтен Россия буенча сатыла башлады. Моны аңларга була. Хәзер башка мондый басмалар калмады. Халык та пандемиядән арды. Юморга һәрвакытта ихтыяҗ бар», — диде Шамил Садыйков.

«Чаян» журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов күргәзмәдә классик рәссамнар һәм бүгенге көндә басма белән эшләүче авторларның карикатуралары тәкъдим ителүен әйтте.

«Күргәзмәдә рәссамнарыбызның соңгы еллардагы иң яхшы эшләрен күрсәтергә булдык. Монда Илдар Әхмәдиев, Таһир Фәизов, Айдар Үтәгәнов кебек классикларыбызның һәм хәзер безнең белән хезмәттәшлек итүче рәссамнарның карикатураларын күреп була. „Чаян“ белән якынча 100 штаттан тыш автор хезмәттәшлек итә. Журналның тиражы 6 мең данә», — диде ул.

Күргәзмә «KAZAN MALL» сәүдә үзәгенең өченче катында бер атна дәвамында эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100