Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда чатырлы ярминкәләр реестрын булдырырга ниятлиләр
Татарстан башкаласында көздән җиде чатырлы ярминкә мәйданчыгы эшли башлады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Казанда чатырлы ярминкәләрнең реестры булдырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә карар кылынды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Мәгълүм булганча, чатырлы ярминкәләр Казанда быел көз оештырылган иде. Алар Фучик урамындагы 64 нче йорт, Липатов урамындагы 7 нче йорт, Зәкиев урамындагы 12 нче йорт, Дементьев урамындагы 7 нче йорт, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендәге 34 нче йорт, Батыршин урамындагы 20 нче йорт һәм Лаврентьев урамындагы 10 нчы йорт янында урнашкан.
Иң зур ярминкә мәйданы Лаврентьев урамындагысы – биредә 68 сәүдә ноктасы бар.
“Безнең предприятиеләр, крестьян-фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләрен бу мәйданнарда иртәнге сәгать 6дан көндезгә сәгать 12гә кадәр сатачак”, – дип сөйләде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры беренче урынбасары Николай Титов.
Киңәшмәдә Казанның Башкарма комитетына бу сәүдә мәйданчыкларын төзекләндерергә, шәһәрнең Дәүләт ветеринария берләшмәсенә ветеринар тикшерүне көчәйтергә йөкләмә бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз