news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чаңгы узышлары буенча тренерларның семинары уза

Семинар-конференциядә төп темаларның берсе – допингка каршы кагыйдәләр һәм аңа багышланган доклад булачак.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). 21-22 апрель көннәрендә Татарстан Республикасының Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе "Чаңгы узышлары: булган проблемалар һәм аларны чишү юллары" дигән темага махсуслашкан фәнни-гамәли конференция уздырырга җыена. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә федерациянең матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Әлеге чарага Татарстан район һәм шәһәрләреннән чаңгы спорты тренерлары, белгечләр, спорт мәктәбе директорлары, күрше төбәкләрдән дә кунаклар чакырылган. "Катнашучыларны сәламләү сүзе белән Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев чыгачак", – диделәр федерациядән.  



Конференция эшендә Россия Федераөиясенең атказанган тренеры, чаңгы узышлары буенча әйдәп баручы белгечләрнең берсе Николай Лопухов та катнашачак икән. Ул катнашучыларны чаңгы спортының дөньякүләмендә үсеш тенденцияләре белән таныштырырга җыена.

Семинар-конференциядә төп темаларның берсе, әлбәттә, допингка каршы кагыйдәләр һәм аңа багышланган доклад булачак. Шулай ук чаңгы узышы буенча махсуслашкан балалар спорт мәктәпләрендә эшне оештыру, чаңгычыларның күнегү процессын табиблар тарафыннан контрольдә тоту, Татарстан җыелма командасына кергән чаңгычылар үрнәгендә югары осталыкка ия спортчылар әзерләү, чаңгыларны әзерләүнең яңа ысуллары һәм аларга май сайлауның үзенчәлекләре турындагы актуаль мәсьәләләр дә күтәреләчәк.

22 апрельдә исә Горки-Әмәт урманындагы "Чишмәле" чаңгы базасында конференциядә катнашучылар өчен Николай Лопухов, Россиянең атказанган тренеры, Олимпия резервындагы училищеның өлкән тренеры Радик Миңнегулов, спорт мәктәбе тренерлары Анатолий Кулагин һәм Владимир Кокуркин мастер- класс күрсәтәчәк.

Сүз уңаеннан, 2016-2017 елгы сезонда Татарстан чаңгы спорты уңай үзгәрешләр кичерде. Республика чаңгычылары Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Семинарның максаты – тагын да югарырак үрләргә юл ачу өчен әзерлек системасын ныгыту, профессиональ осталыкны арттыру, диделәр федерациядән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100