news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чаңгы-роллер трассасы төзү өчен "Локомотив" стадионында урын табылмаган

Татарстан башкаласында спортның әлеге төрен киңрәк җәелдерү максатыннан трасса өчен урын сайлана.

Казанда чаңгы-роллер трассасы төзү өчен "Локомотив" стадионында урын табылмаган
архив/Ильнар Тухбатов

(Кукмара, 7 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Кукмарада республиканың чаңгы узышлары үсешенә багышланган утырышта Казандагы проблемалар да калкып чыкта. Массакүләм спорттан бигрәк, профессиональ үсешкә аяк чалган җитешсезлекләрнең берсе – Казанда заманча таләпләргә туры килгән чаңгы-роллер трассасы булмау, диелде.

“Кызганыч, Юдино бистәсендәге төзекләндерелә торган “Локомотив” стадионында чаңгы-роллер трассасы булдыру каралмаган. Аннан баш тартуның сәбәбе – стадион янәшәсендә урман һәм тыюлык зонасы булу. Бу зур проблема тудырыр иде”, – дип ачыклык кертте Казан Башкарма комитеты физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова.

Түрә сүзләренчә, төзекләндерү эшләре 2018 елда төгәлләнәчәк. Ә чаңгы-роллер трассасы буенча төрле тәкъдимнәр карала.

“Безгә тәкъдимнәр кирәк. Урманны кисмичә генә трасса салу юлын табарга иде”, – диде Вострикова.

Спортчылар андый трассаларны паркларда төзү дөрес булмаячак, дигән фикер җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100