news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өч яшьлек малай тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

Тикшерү комитеты әлеге факт нигезендә «Саксызлык буенча үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). 23 апрельдә Павлюхин урамындагы торак йорт янында өч яшьлек малай тәрәзәдән егылып төшкән.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, Тикшерү комитеты әлеге факт нигезендә «Саксызлык буенча үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Соңрак ачыкланганча, баланың әти-әнисе эшкә киткәндә малайны әбисе янында калдырган. Тегесе, үз чиратында, баланы 13 яшьлек улы белән калдырып, дару илтергә дип туганы янына китеп барган. Кайсыдыр мизгелдә үсмер аш бүлмәсенә юнәлгән, бала исә тәрәзә төбенә менеп, тәрәзәне ачкан һәм москит челтәренә таянган. Һәм малай бишенче кат тәрәзәсеннән аска очкан.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Эшне тикшерү дәвам итә.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе искәрткәнчә, балаларны тәрәзәсе ачык бүлмәдә караучысыз калдырырга ярамый. Тәрәзә тоткычына махсус йозак куярга киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100