news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өч яшьлек бала люк чокырына төшеп киткән

Малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә салганнар.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Массакүләм мәгълүмат чараларында Казанның Чуйков урамында өч яшьлек баланың люк астына төшеп китүе турында хәбәр чыкты.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, өч яшьлек бала әтисе белән бергә ишегалдында йөргән. Бала люк капкачына баскан. Ата кеше улына анда уйнамаска кушкан, әмма бер мизгелдә люк капкачы әйләнгән һәм бала төшеп киткән.

Ата кеше шаһитлар белән бергә баланы тартап алган. Малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә салганнар.

Бу фактка карата «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100