news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өч яңа сырхауханә төзергә җыеналар

Киров һәм Яңа Савин районнарында медицина учреждениеләрен якындагы өч елда төзү ниятләнә.

Казанда өч яңа сырхауханә төзергә җыеналар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда якын киләчәктә өч яңа сырхауханә төзү ниятләнә. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

"Учреждениеләрне алдагы өч елда төзү планлаштырыла. Яңа Савин районында “Татнефть-арена” сарае каршында балалар сырхауханәсе, Киров районында олылар өчен сырхауханә төзү ниятләнә", - диде министр.

Марат Садыйков республика офтальмология хастаханәсе территориясендә дә сырхауханә төзеләчәген әйтте.

Бу эшләр тармакта 2019-2021 елларга каралган өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot