news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чүп яндыру заводы төзеләчәк урын һәм аның милекчесе билгеләнгән

Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин республика парламентында белдерде.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин Казанда чүп яндыру заводы төзеләчәк, дип белдерде. Бүген ТР Премьер-министры республика парламентының 36нчы утырышында Татарстанның узган елда башкарма хакимият органнары эшчәнлеге, социаль-икътисади үсеш турында доклад ясады.

Депутат Илшат Әминов Казандагы җәмәгатьчелектә күп сорау уяткан чүп яндыру заводы төзү проектының бүгенге хәле турында сорады. “Завод, һичшиксез, булачак. Аның милекчеләре һәм төзеләчәк участогы билгеләнгән, бүгенге көндә санитар зонаны билгеләү эше бара”, - дип искәртте Алексей Песошин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot