news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чүп контейнерлары янган

Контейнерлар янында торган машина янып бетә язган.

Казанда чүп контейнерлары янган

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Казанда Тэцевская урамында чүп контейнерлары янган. Контейнерлар янында торган машина янып бетә язган. Янгын булган урыннан фотоларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар җибәрде.

Бүген иртәнге җидедә Тэцеская урамында «Яркий» торак комплексы янында янгын чыкты. Ут «Hyundai» җиңел машинасына (такси) зыян китергән. Машина контейнерларга якын торган. Фотода күренгәнчә, машинаның түбәсенең бер өлеше, арткы ишеге януы күренә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. Янгын мәйданы 4 кв. метр тәшкил итте. Янгын сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot