news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чүп-чар җыю бәйгесендә катнашучыларга бүләкләр тапшырачаклар

4 августта Казанда «Чиста уеннар» Халыкара экологик ярыш үткәрелә, анда теләгән һәркем чүп җыюда ярыша алачак.

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). 4 августта Казанда «Чиста уеннар» Халыкара экологик ярыш үткәрелә. Һәр теләгән кеше чүп-чарны тизлеккә җыеп призлар ала алачак.

«Якын арада уеннар 4 августта Казанда планлаштырыла. Үзенчәлеге шунда, аларда чит ил студентлары — башка илләрдән 11 кеше катнашачак. «Чиста уеннар» «Кырлай» паркы янында - Казансу елгасы ярындагы «Круиз» рестораны янында узачак», - дип сөйләде ярышларны оештыручы Максим Антонов.

Турнир экологик квест форматында узачак. Анда командалар табигатьне чистарту буенча ярышалар.

Катнашучыларның яше -14 яшьтән өлкәнрәк. Яшьрәк балалар бары тик гаилә командасы составында гына катнаша ала.

Катнашу өчен 2-4 кешедән торган команда җыярга һәм аны https://cleangames.ru/events/kazan4 теркәлергә кирәк. Катнашу бушлай.

Уеннар 14.00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларга капчыклар һәм перчаткалар урында биреләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100