news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чүп-чар чыгару машинасы прессы астында эшче үлгән

Шуның буенча җинаять эше кузгатылган

 (Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең тикшерү органнары чүп-чар чыгару машинасы прессы астында эшче үлеме факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Әлеге идарәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, РФ ҖК ның 109 нчы маддәсе 1 нче бүлегендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан.
 

2014 елның 31 декабрендә, Казанның Карагандинская – Шатурская урамнары чатында, чүп-чар пресслау өчен җиһазланган “Вольво” автомашинасында 30 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган. Якынча фаразлауларга караганда, «ПЖКХ» ҖЧҖ йөк ташучысы көн дәвамында каты көнкүреш калдыкларын төягән. Ир-ат чүп-чар төягәндә, эшләп торган корылма эченә егылган. Нәтиҗәдә, ул шунда ук үлгән.

Шушы фаҗига буенча хәзер тикшерү эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot