Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда өч машина бәрелешеп, бер ир-ат имгәнгән
Авария Нагорный бистәсендә булган.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Казанда өч җиңел автомобиль катнашындагы юл һәлакәтендә бер ир-ат зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.
«Нагорный бистәсендә Себер трактында 14нче модельле «Лада» каршы як полосага чыгып, «Приора»га бәрелгән, шуннан соң «Грейт Волл» автомобиле белән бәрелешкән», - дип сөйләгән авариянең шаһитлары.

Авариядән соң, 14нче модельле «Лада»ның йөртүчесен 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Ир-ат аягы авыртуга зарланган.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз