news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өч җиңел автомобиль һәм бер пассажир автобусы бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте Академик Завойский һәм Юлиус Фучик урамнары чатында килеп чыккан.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Совет районында өч җиңел автомобиль һәм 45нче маршрут автобусы бәрелешкән.

Авария бүген иртәнге 9да Академик Завойский һәм Юлиус Фучик урамнары чатында килеп чыккан.

Шәһәр транспортында утырып барган пассажир әйтүенчә, автобус алда барган җиңел автомобильгә килеп бәрелгән, чөнки тегесе аның алдында кисәк тормозга баскан. Моннан тыш, тагын ике җиңел машина бәрелешкән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә берәү дә зыян күрмәгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot