news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өч хатын-кыз һәм ике бала сөрем газы белән агуланган

Яңа туган сабый һәм аның 18 яшьлек әнисе дә зыян күргән.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районындагы Поперечно-Кукушкино урамындагы шәхси йортларның берсендә биш кеше сөрем газы белән агуланган.

Җиңел дәрәҗәдә агуланган 18 яшьлек әни кеше Республика балалар клиник хастаханәсенә яңа туган баласы белән китерелгән. Баланың агулану дәрәҗәсен уртача дип бәялиләр.

Тагын 14 яшьлек кыз, 21 һәм 46 яшьләрдәге ике ике хатын – кыз хастаханәдә калудан баш тарткан, өчесе дә сөрем газыннан җиңел дәрәҗәдә зыян күргән.

Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot