news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өч эшче янгында пешкән

Зыян күрүчеләргә 34, 32, 30 яшь.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Казанда янгында пешкән өч эшчене хастаханәгә озатканнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Узган төндә Мәүлетов урамындагы 28 нче йорт янында урнашкан эшчеләр вагонында янгын чыккан. Ун квадрат метрда вагонны тышлаган материал янган. 

Янгында бите, кулы, муены пешкән өч эшчене хастаханәгә илткәннәр. Аларга 34, 32, 30 яшь.

Белгечләр янгын җылыткыч мичне дөрес файдаланмаудан килеп чыккан дип исәпли.

news_right_1
news_right_2
news_bot