news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өч бала сөрем газы белән агуланган

Гадәттән тыш хәл кичә кич Годовиков урамында булган.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Казанда өч бала сөрем газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке уннар тирәсендә Годовиков урамындагы 14нче номерлы йортның бер фатирында балалар угар газы белән агуланган, дигән хәбәр килде.

Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм медиклары 6, 12 һәм 16 яшьлек кыз балаларны республика клиник хастаханәсенә алып килә. Балаларга «җиңел авырлыктагы угар газы белән агулану» диагнозы куелды.

Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot