news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өч атнага Красноуральская урамында хәрәкәт туктатыла

24 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Оренбург тракты буенча 42 нче йорт яныннан узу кыенлаша.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Казанда өч атнага Оренбург тракты буенча 42 нче йорт яныннан Красноуральская урамын яптылар. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Әлеге урамда 24 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узу кыенлаша. Бу Красноуральская урамында суүткәргеч салу һәм канализация монтажлау белән бәйле.

Машина йөртүчеләргә вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен саклап, уңайлырак булган башка юнәлешне сайлау киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot