Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Черек күл» шугалагы 28 декабрьдә «БиЮ» дискотекасы белән ачылачак
Казанның «Черек күл» паркында шугалак якшәмбе, 28 декабрьдә, 18 сәгатьтә ачылачак. Бу көнне кышкы сезонда беренче «БиЮ» кичәсе узачак – яшүсмерләр һәм яшьләр өчен музыка, активлык һәм шәһәрнең кышкы бәйрәме рухы белән вакыйга, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.
«Яшүсмерләр өчен «БиЮ» кичәләре уздыру идеясе 2024 елда барлыкка килде, шул вакыттан бирле без 20 дән артык дискотека уздырдык, аларда 12 меңнән артык кеше катнашты, – дип сөйләде «Татар – информ» га «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстандагы җитәкчесе урынбасары Диләрә Галиева.
Тимераяклары белән шугалакка керү ирекле. Сылтама буенча чарага теркәлергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз